Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 июль 2022, 11:23

Бөтенесе дө җиңү өчен!

Бөтенроссия халык фронты хәйрия фондын һәм «Бөтенесе дә җиңү өчен!» дип исемләнгән махсус портал тәкъдим итте.

 

Әлеге вакытта Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан, Донбассны азат иткән, үзенең туган җире өчен сугышкан кешеләр өчен миллионнарча ватандашларыбызның йөрәге әрни. Хәзер аларга сүз белән түгел, ә эш белән ярдәм итү җиңелрәк һәм гадиерәк булачак.

Халык фронтының хәйрия фонды платформасы һәм https://pobeda.onf.ru/ адресы буенча «Бөтенесе дә җиңү өчен!» махсус порталы аша Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына акча һәм гуманитар ярдәм күчерергә мөмкин.

Бу порталда акчаны ничек күчерү, әйберләрне кайда кабул итүләре, сугышчыларга ниләр кирәклеге, йөкләрнең адресаталарга ничек озатылуы турында  белергә була.

Теләгән һәркем хәрбиләргә генә түгел, ә ДНР һәм ЛНР халкына да ярдәм күрсәтә ала.

Безнең хәбәрче.

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: