Яңа көн
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 июль 2022, 09:14

«Шәйморатов варислары»

2019 елда Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) «Шәйморатов варислары» халык проектын гамәлгә ашыра башлады. Ул легендар 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары – шәйморатовчылар турында материал җыюга юнәлтелде.

 

Тупланган материаллар нигезендә 2021 елның февралендә «Шәйморатовчылар - легендар 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары» дип исемләнгән биографик белешмәләр җыентыгы дөнья күрде. Аның электрон версиясе (http://112bkd. ru/) даими рәвештә яңартылып тора. Исемнәре белешмәгә кермәгән сугышчыларның туганнарыннан күпсанлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып,  Бљтендљнья башкортлары корылтае китапны өстәмәләре белән яңадан бастырырга карар итте.

Муниципаль район хакимияте 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе сугышчылары булган якташларыбызның туганнарыннан  алар турында љстәмә мәгълүмат җыюда ярдәм сорый.

Кызыксындырган барлык мәсьәләләр белән Кушнаренко авылы, Октябрь урамы, 60 адресы буенча тарих-туган якны өйрәнү музеена мүрәҗәгать итәргә. Телефоннар: 5-81-52, 8-937-85-54-822.

Проектта катнашып, сез легендар дивизия тарихын язуга үз өлешегезне кертә аласыз.

 Муниципаль район хакимияте.

 

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: