Яңа көн
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 июль 2022, 11:29

Үрнәкле парлар

Район китапханәсенең уку залында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Анда хаклы рәвештә районда яшь гаиләләр өчен лаеклы үрнәк булган парларны тәбрикләделәр.

Үрнәкле парлар
Үрнәкле парлар

 

Лилия һәм Риф Мәрвановлар быел алтын туйларын билгеләде. Ярты гасыр бәхетле никахта яшәү  - үзе бер талант. Мәрвановлар гаилә тормышында үзара аңлашу, гаделлек, тугрылык, бер-береңә юл куя белү кебек сыйфатларны югары бәһалый.

Бу көнне залдагылар «Ел гаиләсе» республика бәйгесендә катнашкан алты бала тәрбияләњче Фидалия һәм Рафаэль Назаровларны алкышларга күмде. Муниципаль район Советы секретаре Айвар Тангатаров тантана сәбәпчеләрен ихлас тәбрикләде, котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Район мәдәният йорты артистларының музыкаль күчтәнәчләре шулай ук бик матур булды.

Альберт ВӘЛИЕВ.

Читайте нас: