Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 Май 2022, 15:43

Ничек яшәвең мөһим

Хәтер Ничек яшәвең мөһим Кушнаренко авылында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган милиция кече лейтенанты Риф Әхмәдинуровка бюст ачу тантанасы үтте.

Ничек яшәвең мөһим
Ничек яшәвең мөһим

 

Анда Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт генерал-майоры Евгений Полтавец, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе урынбасары Рөстәм Әхмәдинуров,  муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Марат Әхмәдуллин, вакыйга шаһитлары эчке эшләр бүлеге ветераны Рәис Әхмәтшин, инвалидларның район җәмгыяте рәисе Риф Хаҗипов катнашты.

Бюст ачу тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кушнаренко районы буенча бүлегенең личный составы, ветераннар, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаштылар.

1972 елның 5 августында Риф Әхмәдинуров үз гомере хакына балаларны йөк машинасы астында калудан коткара. Ул чакта аңа 23 яшь була. «Күпме яшәвең түгел, ә ничек яшәвең мөһим», – дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. 

 

 

Ничек яшәвең мөһим
Ничек яшәвең мөһим
Читайте нас: