Яңа көн
+8 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 апрель 2022, 11:39

Максат – эшнең сыйфатын яхшырту

Халык игътибарына! Максат – эшнең сыйфатын яхшырту Каты авырганда, бәхетсезлек очраклары, имгәнү, агулану һәм башка кичектергесез медицина катнашуы таләп ителгән хәлләрдә гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелүен һәркайсыбыз белә. Ул ашыгыч һәм кичектергесез формаларда күрсәтелә.

Максат – эшнең сыйфатын яхшырту
Максат – эшнең сыйфатын яхшырту

 

Республикада ашыгыч медицина ярдәме хезмәте структурасын үзгәртеп кору дәвам итә. Күптән түгел район үзәге больницасында ашыгыч ярдәм хезмәте коллективының республика ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм медицина хәләкәтләре үзәге вәкилләре белән берләшү мәсьәләсе буенча очрашуы үтте.

Үзгәртеп кору ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуны һәм республика районнары арасында шартлы чикләрне җуюны максат итеп куя.

Хезмәткәрләр, автомобиль һәм җиһазлар элекке урыннарында калачак һәм заман стандартларына ярашлы тулыландырылачак, бары тик юридик яктан гына икенче затка караячак.

Очрашу барышында бер генә сорау да җавапсыз калмады, коллектив бу җәһәттән кызыксынганлыгын күрсәтте, хәл итү өчен күп бурычлар билгеләнде.

Кушнаренко үзәк район больницасы коллективы үзгәрешләргә әзер. Ул алга атлавын дәвам итә һәм сезнең сәламәтлек сагында ышанычлы тора.

Илдар БАКАЕВ, район больницасының баш табибы.

 

Максат – эшнең сыйфатын яхшырту
Максат – эшнең сыйфатын яхшырту
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: