Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 апрель 2022, 09:56

Гыйбадәтханәле булдылар

«Атайсал» проекты Гыйбадәтханәле булдылар

Гыйбадәтханәле булдылар
Гыйбадәтханәле булдылар

Матвей авыл Советының Ямской авылында «Атайсал» проекты чикләрендә Казан Мәрьям Анасы иконасы гыйбадәтханәсе калкып чыкты.

Аны төзү башлангычын урындагы фермер Николай Ляпустин кузгатты. Бу уйны аңа әнисе бирә.

Гыйбадәтханәне өч ай эчендә төзеп бетерәләр. Николай моңа миллион сумнан артык үз акчасын тотына.

–Н. Ляпустин – «Атайсал» проектында моңа кадәр дә катнаша иде. Ул Иске Баскак авылы клубы түбәсен алыштыру өчен җитәрлек кадәр төзелеш материаллары бирде, – диде авыл биләмәсе башлыгы Эдуард Бәһаветдинов.

Николай Ляпустин һәм авыл биләмәсе башлыгы ары таба гыйбадәтханә тирәсен төзекләндерү, коймалау, агачлар утырту, эскәмияләр куюны планлаштыра.

 

Гыйбадәтханәле булдылар
Гыйбадәтханәле булдылар
Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: