Безнең районда 18нче янгын сүндерү-коткару отряды подразделениеләре арасында спартакиада чикләрендә «Утлы шар» дип исемләнгән футбол турниры үтте. Анда Чакмагыш, Бакалы, Илеш, Кушнаренко, Дүртөйле районнары һәм Дүртөйле шәһәре янгын сүндерүчеләре командалары катнашты.
Биш кешедән торган команда унар минутлык ике тайм уйнады. Ләкин футболчылар янгын сүндерүчеләр киемендә – каска, тын алу аппаратлары, кул һәм аякны саклау чаралары кигән булырга тиеш иде. Кыскасы, янгын сүндерүгә чыккандагы киемдә.
Кушнаренко командасы 85нче янгын сүндерү-коткару часте вәкилләре Александр Каширин, Айдар Шәйморатов, Алмаз Ибраһимов, Марат Шәфыйков һәм Денис Каюмовтан торды.
Безнекеләрнең чакмагышлылар белән уенында җиңүче ачыкланмады. Икенче уенда Дүртөйле янгын сүндерүчеләре командасын җиңделәр. Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча кушнаренколылар өченче урынны алды.
Кунакчыл хуҗалар мәйданчыкта чатыр корып, кунакларны кайнар чәй һәм тәмле камыр ризыклары белән сыйлады.