-1 °С
Болытлы
Районга тагын да югалту әчесен татырга туры килде. Кувыково авылында контракттагы хәрби хезмәткәр рядовой Николай Байдуков белән хушлашу үтте. Якташыбыз Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак була һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Матәм митингысында БР Хөкүмәте Премьер-министры Ирек Сәгыйтов чыгыш ясап, үзеннән һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы Р. Хәбиров исеменнән кыю солдатның үлүе уңаеннан кайгы белдерде, аның туганнары һәм якыннарының чиксез зур хәсрәтен уртаклашты.