Бала тормышындагы борылышлы мизгелне ничек тә булса бизәкләү өчен, беренче сыйныф укучыларының фоторәсемен башта https://avangard-t.rbsmi.ru адресы буенча сайтта, аннан гәзит битләрендә урнаштырачакбыз.
Беренче сыйныф җитәкчеләреннән, аларның әти-әниләреннән балаларның сыйныф белән төшкән фоторәсемнәрен 8-919-615-74-19 телефонындагы ватсапка җибәрүләрен сорыйбыз.
Сыйныф җитәкчесенең исем-фамилиясен, балаларның исемнәрен, мәктәпне күрсәтергә кирәк.
* * *
Быелгы уку елында Әхмәт гомум белем бирү мәктәбенә дүрт кыз һәм алты малай укырга төште. Алар – Нурмөхәммәд Абдулкахаров, Мәрьям Әхмәтгалиева, Амира Гыйззәтуллина, Елизавета Жук, Камила Камалетдинова, Вилдан Сафин, Ислам Пардаев, Самир Рахматов, Арслан Сафин и Алмаз Мәсәлимов. Укучыларның барысы да имин гаиләләрдә тәрбияләнәләр, ә бишесе – күпбалалы гаиләдән.
– Белем көнендә һәр беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган өр-яңа портфельләр бүләк иттеләр. Мәктәпкә кергәнче, ун укучының тугызы балалар бакчасына йөрде. Шуңа да кызлар һәм малайларның барысы да үзләрен оешкан тота, мөстәкыйльлек күнекмәләренә ия. Барысы да саный белән, хәреф таный. Кызыксынып шөгыльләнәләр, үзара татулар, яраткан фәннәре дә барлыкка килде инде. Укуга булган кызыксынулары сүрелмәс дип ышанам, – ди утыз ике еллык педагогик стажга ия Альмира Сәхәбетдинова.