Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 октябрь 2021, 09:49

Уку – ул хезмәт

Уку – ул хезмәт

Уку – ул хезмәт
Уку – ул хезмәт

Мин беренче сыйныфта! Кызыксынучан кызлар һәм малайлар. Мин беренче сыйныфта! Зур өметләр белән Район гәзитенең электрон версиясе сайтында без быел да сезне беренче сыйныфка төшкән малайлар һәм кызлар белән таныштырырга булдык. Ә алар шактый – мәктәп парталары артына беренче тапкыр 356 яшь кушнаренколы утырды.

Даими укучыларыбыз, сайтыбызны күзәтеп баручылар узган ел беренче сыйныфка килүчеләр турында ничек җентекле язуыбызны хәтерлидер, мөгаен. Бүген «Мин беренче сыйныфта!» флэшмобын игълан итәбез.

Бала тормышындагы борылышлы мизгелне ничек тә булса бизәкләү өчен, беренче сыйныф укучыларының фоторәсемен башта https://avangard-t.rbsmi.ru адресы буенча сайтта, аннан гәзит битләрендә урнаштырачакбыз.

Беренче сыйныф җитәкчеләреннән, аларның әти-әниләреннән балаларның сыйныф белән төшкән фоторәсемнәрен 8-919-615-74-19 телефонындагы ватсапка җибәрүләрен сорыйбыз.

Сыйныф җитәкчесенең исем-фамилиясен, балаларның исемнәрен, мәктәпне күрсәтергә кирәк.

* * *

Яшь кушнаренколылар – Наил Заһидуллин, Эмиль Вахитов, Денис Хәсәнов, Самир Гарифуллин, Толя Гасанян, Әмир Вәлитов, Риана Лотфуллина, Аида Баграмова, Эльвина Гәрәева, Валерия Шематонова, Елизавета Старцева, Азалия Каспранова, Азалия Гарипова, Рәсим Басыйров, Таңсылу Хәйруллина, Илдар Якубов, Денис Нигъмәтуллин, Амалия Мансурова, Нияз Мөхәммәтшин, Ренесма Галиәхмәтова и Риналь Әхмәтов быел гимназистлар сафын тулыландырды.

Егерме сигез еллык педагогик тәҗрибәгә ия Гүзәл Фәнил кызы Нигъмәтҗанова биредә 1993 елдан башлап укыта. Яңа гына Благовещенск педагогия училищесын тәмамлаган кызны коллективта яратып каршы алалар. Быел ул сигезенче тапкыр беренче сыйныфка укучылар кабул итте. Ул – гимназиянең 1 «в»ларның сыйныф җитәкчесе.

– Сыйныфка кызыксынчан, һәр яңалыкны янып торучы күзләр белән каршылаучы балалар җыелган. Беренче авырлыкларга бирешмәсен өчен, һәммәсен уку – аларның эше икәненә, хезмәт салсаң гына, күп нәрсәгә ирешеп булачагына төшендерергәтырышам. Әлеге юнәлештә ахыргача уртак фикердә булырбыз дип ышанам, – ди педагог.  

 

Уку – ул хезмәт
Уку – ул хезмәт
Автор: Айгуль Валеева
Читайте нас