Бала тормышындагы борылышлы мизгелне ничек тә булса бизәкләү өчен, беренче сыйныф укучыларының фоторәсемен башта https://avangard-t.rbsmi.ru адресы буенча сайтта, аннан гәзит битләрендә урнаштырачакбыз.
Беренче сыйныф җитәкчеләреннән, аларның әти-әниләреннән балаларның сыйныф белән төшкән фоторәсемнәрен 8-919-615-74-19 телефонындагы ватсапка җибәрүләрен сорыйбыз.
Сыйныф җитәкчесенең исем-фамилиясен, балаларның исемнәрен, мәктәпне күрсәтергә кирәк.
* * *
Гимназия – районның әйдәүче уку йортларының берсе. Биредә заман белән бергә атлаучы, иҗади кешеләр, көчле укытучылар эшли. Шуларның берсе – Людмила Анатольевна Ваһапова. Быел тәҗрибәле укытучы беренче сыйныфка төшкән егерме алты укычыны каршылады.
–1 б сыйныфында иң кызыксынучан, акыллы, шат күңелле балалар җыелган. Алар – Демид Митюшкин, Яна Саранова, Эльвина Галиханова, Милена Төхвәтуллина, Аяз Галиев, Виктория Симонова, Самира Низаева, Мираль Дәүләтшин, Злата Аранцева, Ралина Бикчурова, Дарина Шәйхелисламова, Самира Кудряшова, Диана Хәйруллина, Адэлия Галимова, Айсылу Сәхипова, Дарина Васина, Әминә Гәрәева, Софья Якимова, Әмир Вәлиев, Милена Озманян, Артур Гайнанов, Гүзель Озманян, Альберт Газизов, Аделина Солтанова, Самир Гыйльманов һәм Эллен Озманян. Кызлар һәм малайлар дәресләрдә бик теләп җавап бирәләр, аларга яңа булган белем үрләренә омтылалар. Киләчәктә әти-әниләре һәм укытучылары горурлыгы булырлар дип өметләнәм, – ди сыйныф җитәкчесе.
1 б укучылары башлангыч сыйныфта туплаган белем белән киләчәктә тормыш юлы буйлап ышанычлы атлаячаклар.