Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 сентябрь 2021, 09:46

Киләчәге өметле булсын

Хезмәт коллективларында Киләчәге өметле булсын

Киләчәге өметле булсын
Киләчәге өметле булсын

Муниципаль район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Руслан Гыйззәтуллин «Башкирагроинвест» җәмгыяте коллективы белән очрашты.

Хуҗалыкта чәчү мәйданнары районның барлык чәчүлекләре мәйданының кырык процентын били. Биредә сабан һәм уҗым культуралары, бөртеккә кукуруз, шикәр чөгендере һәм көнбагыш игәләр.

Руслан Ринат улы хезмәткәрләр белән аларны борчыган көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләште. Предприятиене үстерү перспективаларын да тикшерделәр.

– Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге кебек үк, «Башкирагроинвест» җәмгыятендә дә яшь хезмәткәрләр – агроном, механизатор һәм башка белгечләрне көтәләр. Кызганычка, үзебезнең авыл хуҗалыгы колледжында агрономнар чыгарылмый, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Җир участоклары бирү буенча төрле программаларда катнашабыз, заманча инфраструктура булдырабыз, социаль өлкә объектлары төзибез һәм ачабыз, – диде Р. Гыйззәтуллин.

Очрашуда җәмгыятьтә практика үткән студентлар да катнашты.

 

Киләчәге өметле булсын
Киләчәге өметле булсын
Автор: Фангия Низаева
Читайте нас