Муниципаль район хакимиятендә эшкуарлык сәгате форматында чираттагы киңәшмә үтте. Анда Кушнаренко авылының Октябрь урамындагы торак йортта кибет ачу турында инвестиция проекты каралды.
Аны тикшерү барышында объектка мәйдан аша үтү мөмкинлеге тикшерелде. Мәйданның архитектруа ансамбле бозылмаячагы, кибеткә килүчеләргә уңайлы булачагы билгеләнде.
Тиешле органнар тарафыннан торак бинаны торак булмаган итеп теркәү мәсьәләсе хәл ителү стадиясендә. Бу җәһәттән анда яшәүчеләрнең ризалыгы алынган.
Проект белән чыгыш ясаучы аксессуарлар сату кибетеннән тыш электроника белән сәүдә итүне оештырырга һәм кәрәзле телефоннарны ремонтлау салоны ачарга ниятли.