Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 август 2021, 15:12

Истәлекне кайтарсагыз иде!

Истәлекне кайтарсагыз иде!

Истәлекне кайтарсагыз иде!
Истәлекне кайтарсагыз иде!

2019 елның август ахырында бергәләп күп еллар бәхетле гомер кичергән сөекле ирем Риф Марат улы Мөҗиповны мәңгелеккә югалттым. Ул яхшы гаилә башлыгы, әти һәм картәти иде. Гомере буе 114нче авыл һөнәрчелек-техник училищесында производствога өйрәтү буенча өлкән мастер булып эшләде.

Рифем шат күңелле, бик уңай кәефле иде. Хәтта таныш булмаган кешегә дә ярдәм кулы сузудан да баш тармады, беркемнең дә йомышын кире какмады. Моның өчен берни дә сорамыйча, эчкерсез булышырга әзер иде. Бу авыр югалту ярасы әлегәчә йөрәктән җуелмый. Ләкин күңелгә тагын да бер хәл тынгы бирми. 

Иремнең вафатына күпмедер кала йортыбызга бер ир килде. Бу вакытта мин кухняда идем һәм алар янына чыгып тормадым. Килгән кеше иремнән кыска вакытка гына баянын биреп торуны сорады. Ирем, һәрвакыттагыча, шунда ук ризалашты һәм уен коралын аңа биреп җибәрде. Бер атнадан соң Риф вафат булды.

Бүген район гәзите аша баянны алган кешегә мөрәҗәгать итәм. Шушы юлларны укысагыз, безнең өчен кадерле уен коралын кайтарыгыз әле, зинџар. Ул ирем, әтиебез һәм картәтиебез турында ядкарь булып сакланачак. Аксыл-яшел төстәге шушы баянны Риф аеруча яратты, аңарда аерым очракларда гына уйный иде.

Безне аңларсыз дип ышанам.

Әнисә МӨҖИПОВАКушнаренко авылы.

 

Истәлекне кайтарсагыз иде!
Истәлекне кайтарсагыз иде!
Автор: Фангия Низаева
Читайте нас