Мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү – мөһим һәм җаваплы эш. Барлык белем бирњ учреждениеләре моның белән җәй дәвамында шөгыльләнә. Күп мәктәпләрдә ремонт тәмамланды да инде, мәктәп һәм балалар бакчаларында кабул итү комиссиясе булып, эшләрне канәгатьләнерлек дип тапты.
Кушнаренко авылы гимназиясендә җылыту системасын ремонтлау бара. Аның директоры Азат Гафиуллин әйтүенчә, педагоглар көче белән башлангыч мәктәптә, Бардовка авылындагы филиалда косметик ремонт ясалган.
Гимназиядә җылыту системасын яңарту быел иң күләмле чара булып тора. Чыгымнар буенча бик зур күләмле ремонт «Бердәм Россия» партиясенең «Гамәлдәге эшләр» проекты нәтиҗәсендә мөмкин булды.
– Җылыту системасы белән проблема күптән килә иде. Бина 1972 елда төзелгән. Кырык тугыз ел файдалану барышында система искергән һәм алыштыруны таләп итә. Кышкы суыкларда ул аеруча нык сизелде, – диде Азат Галинур улы.
Эшләрне конкурс юлы белән сайлап алынган подряд оешмасы – «Монтажстрой» җәмгыяте башкара. Ремонтчылар барлык уку бүлмәләрендә яңа торбалар сузалар һәм чуен радиаторлар куялар.
Төп бинада җылыту системасын яңартуга 2 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән.
Коллектор һәм насослар кую нәтиҗәсендә бина тигез җылыначак.