Россия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе Константин Могилевский эш сәфәре белән безнең районда булды. Аның белән бергә хезмәттәшләре – БР Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрдәнов һәм Россия фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Айбулат Псәнчин килде.
Кунакларны район җитәкчесе Руслан Гыйззәтулин һәм башка вазыйфалы затлар озатып йөрде. Алар районның тарихын һәм бүгенгесен чагылдыручы яңартылган үзәк мәйданда булдылар. Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Гүзәл Хәмитова музейда авылга нигез салучылар – Топорнин һәм Грибушиннарга, шулай ук Коминтерн мәктәбенә багышланган экспозицияләр белән таныштырды. Галимнәр шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында биредә булган танылган шәхесләр турында истәлекне саклаучы Коминтерн мәктәбе бинасын кызыксынып карады.
Муниципаль район хакимиятенең тарихи мирасны саклау һәм үстерү буенча эшчүнлеге югары бәһа алды