Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 июль 2021, 20:38

Тагын бер сабыйның гомере аянычлы өзелде...

Бүген, 23 июльдә, Уфаның мәгълүмат-диспетчерлык үзәгенә Сипайлово бистәсендәге Яр буе урамындагы 25нче йорт янында кыз баланың үле гәүдәсе ятуы турында хәбәр килгән.

Тагын бер сабыйның гомере аянычлы өзелде...
Тагын бер сабыйның гомере аянычлы өзелде...

"Урынга ашыгыч хезмәтләр җибәрелде. Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм табиблары 5 яшьлек кызның үлемен раслаган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала 15нче каттан егылып төшкән”, - дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәтендә.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, урында тикшерү-оператив төркем эшли, бәхетсезлек очрагының хәл-шартлары ачыклана. Мәгълүм булуынча, баланың әти-әнисе беразга гына өйдән чыккан булган. Бу вакыт эчендә сабый 15нче каттагы фатир тәрәзәсе төбенә менеп баскан...

"Полиция янә искәртү ясый: уен вакытында балалар хәвеф янаганын бәяли алмый, өлкәннәр балаларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә тиеш. Тәрәзәләрне җилләтү режимында гына ачыгыз. Тәрәзәләргә рәшәткәләр яки махсус йозаклар-блокираторлар куегыз. Москит челтәре ышанычлы түгел. Ул хәтта кечкенә баланың да авырлыгын күтәрми”, — дип белдерделәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

 
 
Фото: Шәһәрнең Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте

 

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: