Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 июль 2021, 20:16

Республика буйлап “Сәламәтлек поезды” йөри

Акция барышында авыл халкына төпле консультацияләр алырга, медицина тикшерүе үтәргә, беренчел медицина ярдәме алырга, милли календарьга ярашлы, прививка ясатырга мөмкинлек булдырылган.

Республика буйлап “Сәламәтлек поезды” йөри
Республика буйлап “Сәламәтлек поезды” йөри

РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында республикада “Сәламәтлек поезды” акциясе эшен дәвам итә. Ул икенче ел рәттән оештырыла. “Тәгәрмәчле” дәваханәләр авыллар буйлап йөреп, халыкка берьюлы берничә белгечтә медицина тикшерүе үтәргә мөмкинлек бирә.

Бу атнада “Сәламәтлек поезды” Стәрлетамак районында эш башлый. Бүген Үрге Усылы авылында, 22-23 июльдә Олы Куганак авылында эшләячәк. “Сәламәтлек поезды” составында күчмә комплекслар, шул исәптән, күчмә флюорография һәм маммография кабинетлары эшли. Халыкны терапевт, акушер-гинеколог, онколог, кардиолог, невролог, стоматолог, эндокринолог, педиатр һәм башка белгечләр кабул итә.

Акция барышында авыл халкына төпле консультацияләр алырга, медицина тикшерүе үтәргә, беренчел медицина ярдәме алырга, милли календарьга ярашлы, прививка ясатырга мөмкинлек булдырылган.

"Сәламәтлек поезды" акциясе авыл халкына күпме акча һәм вакытын саклап калырга ярдәм итә. Чөнки күп авыллар район үзәгеннән ерак урнашкан, анда бару күпләр өчен авыр.  

Чыганак: ashkadar.com

Автор:Фангия Низаева
Читайте нас: