Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 июнь 2021, 10:42

«Тамыр» һәм «Акбузат» бездә кунакта

Башкорт тарихы елы «Тамыр» һәм «Акбузат» бездә кунакта

«Тамыр» һәм «Акбузат» бездә кунакта
«Тамыр» һәм «Акбузат» бездә кунакта

Башкорт тарихы елы кысаларында безнең районда Каршын ыруы җыены үтте.

Каршын – кырык тугыз ыруының берсе, башкорт халкының төньяк-көнбатыш төркеменә карый. Элек Кармасан елгасы һәм аның кушылдыклары Кәрәкә һәм Сикияз буйлары Каршын ыруы җирләре булган. Бу ыру нигез салган авыллар әлеге вакытта Кушнаренко, Благовар һәм Уфа районнарында урнашкан. Каңлы һәм Миң ырулары аларның күршеләре булган.

Шәрип урта мәктәбендә «Тамыр» балалар, үсмерләр телеканалы журналистлары һәм хезмәткәрләре белән бик кызыклы һәм эчтәлекле очрашу үтте. Малайлар һәм кызлар тәкъдим ителгән башкорт телендәге беренче анимация сериалы «Нурбостан»ны бик яратып кабул иттеләр. Сериалның төп геройлары – җиде тылсымлы зат. Унике мультфильмның һәркайсы республиканың билгеле бер брендына яки тарихи вакыйгага багышланган. Ачык бурычларны хәл итүче чагу геройлар, башкорт легендалары һәм гореф-гадәтләре буенча мавыктыргыч сюжетлар балаларга гына түгел, бәлки өлкәннәргә дә бик ошады.

Аннан «Каршын ыруыннан иң акыллысы» бәйгесе булды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. «Гаилә тамырлары» төбәкара күргәзмә өчен һөнәри фотосессия мавыктыргыч үтте. Соңрак башкорт теленең төнбьяк-төнбатыш диалектында «Шумер» мультфильмы күрсәтелде.

«Акбузат» балалар журналының 30 еллык юбилее кысаларында аның баш мөхәррире Лариса Абдуллина һәм сәнгать мөхәррире Майя Каюмова рәсем төшерү буенча осталык дәресе үткәрделәр. Аннан журнал әбњнәчеләре арасында «Шәҗәрә – мине анкетам» бәйгесе оештырылды.

 

«Тамыр» һәм «Акбузат» бездә кунакта
«Тамыр» һәм «Акбузат» бездә кунакта
Читайте нас: