Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
3 июнь 2021, 11:53

Авыл халкының 70 проценты ярлылык чигендә көн күрә

Авыл халкының 70 проценты ярлылык чигендә көн күрә

Бүген Башкортстанда 490 мең кешенең керемнәре яшәү минимумыннан азрак

Моның сәбәбе авылларда эш урыннары юклыкка һәм хезмәт хакы түбән булуга бәйле. Хәлне үзгәртү өчен эш урыннары булдырырга, тормыш сыфатын күтәрергә кирәк.

Өстәвенә, пандемия дә үз өлешен кертте. Башкортстан властеның бизнеска икътисади ярдәм чараларын кабул итүе, шул исәптән хезмәткәрләр санын саклап калучыларга субсидия алу мөмкинлеге булу эш урыннарын саклап калуга ярдәм итте. Эшсезлек буенча пособиеләр һәм башка төр түләүләр дә очны очка ялгарга мөмкинлек биргән.

“Сукбайлар мәсьәләсенә килгәндә, алар белән эш алып барылмый”, – ди Кеше хокуклары буенча вәкил. Аның әйтүенчә, бүген төрле дәрәҗәдәге органнар бу җәһәттән системалы эшләми. Ә бит сукбайлар өчен предприятиеләрдә эш урыннары, социаль тулай торак булдыру мәсьәләсен хәл итү уңай нәтиҗә бирер иде.

Тагын шунысы, бүген 80 меңнән артык кеше торак шартларын яхшыртуга чиратта тора. Ләкин ел саен аларның 10 процентына гына бу бәхет елмая.

Чыганак: www.bashinform.ru
Читайте нас: