Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
18 Май 2021, 11:06

Корылтай депутатлары белән очраштылар

Корылтай депутатлары белән очраштылар

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтайның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты әгъзалары балалар спорт мәктәбенең физкультура-савыктыру комплексында булды.

Алар арасында чаңгычы һәм биатлончы, Россиянең атказанган спорт мастеры, дүрт тапкыр кышкы Паралимпия уеннары чемпионы Ирек Зарипов, йөзүче, Россиянең атказанган спорт мастеры, сигез тапкыр кышкы һәм җәйге Паралимпия уеннары чепионы Оксана Савченко, җиңел атлетика буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россия халыклары спартакиадасының көмеш призеры, СССР кубогында ике тапкыр җиңүче Альберт Газизов бар иде.

Кунаклар учреждениенең матди-техник базасы һәм бассейнда «Йөзү буенча всеобуч» программасын гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар.

Түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында тренер укытучылар комитет әгъзаларына спорт казанышлары турында сөйләделәр, «Авыл тренеры» программасының үзенчәлекләренә тукталдылар.

Читайте нас: