Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 Май 2021, 11:19

Уртак шатлык

Уртак шатлык

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Луганск Халык Республикасының Петровский шәһәрендә 22нче санлы мәктәпнең 85 еллыгын бәйрәм итү тантанасында катнашты. Биш ел элек бу уку йорты 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемен йөртә башлады. Миңнегали Минһаҗ улы 1943 елда Луганск өлкәсен фашстлардан азат иткәндә нәкъ шушы шәһәр янында һәлак булган.

Истәлекле дата хөрмәтенә мәктәп территориясендә Миңнегали Шәйморатовка бюст ачтылар.

Уку йорты директоры Гөлназ Серова сүзләренә караганда, биредәге музейда легендар комдивка һәм сугыштан соң рспублика белән хезмәттәшлек итүгә бәйле бик күп материаллар саклана.

2020 елда Башкортстан булышлыгы белән 22нче санлы мәктәптә компьютер һәм кадет сыйныфлары ачылган иде.

Читайте нас: