Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 Май 2021, 16:08

Сак булыгыз: елның иң көчле магнит давылы башланды!

Сак булыгыз: елның иң көчле магнит давылы башланды!

Бу көннәрне җиңелрәк үткәрү өчен табиб киңәшенә колак салыгыз.

12 майда Җирдә иң көчле магнит давылы башланды. Бу хакта “Фобос” үзәге белгече Михаил Леус хәбәр итә. Беренче көчле магнит давылы 17 майга кадәр дәвам итәчәк. Икенчесе, синоптиклар фаразлавынча, 20 майдан соң башланачак, тик анысы бу кадәр үк көчле булмаячак.

Профессор һәм невролог Александр Ельчаниновка сылтама белән “Доктор Питер” хәбәр итүенчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга адаптация өчен вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле. Адаптация өчен нейрогормональ контроль системалары — гипоталамус, гипофиз, баш миенең диэнцефаль өлкәсе, калкансыман биз, бөер өсте бизе җаваплы.

Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлтергә мәҗбүр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүче кешеләрдә магнит давылы тәүлеклек биоритм һәм иммунитет өчен җавап бирүче гормон — мелатонин эшләп чыгаруны баса, диләр. Шулай ук Кояштагы үзгәрешләр Җирнең электромагнит кырын алмаштыра, шуның аркасында кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар.

Һава шартлары кискен үзгәргәндә, магнит давылы көннәрендә күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, физкультура белән артык шөгыльләнмәскә, майлы ризыклар ашамаска, рационга күбрәк яшелчә-җимешләр кертергә, кан куермасын өчен күбрәк су эчәргә киңәш ителә.

— Йоклар алдыннан кислород җитәрлек булырга тиешлеге турында да кайгыртыгыз. Һавада йөреп керү файдалы булачак. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак үлчәргә һәм дарулар эчәргә кирәк, — ди табиблар.

Фото: medbooking.com
Читайте нас: