Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 Май 2021, 11:21

Аномаль эссе килә...

Аномаль эссе килә...

Башкортстан буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республика халкына мөрәҗәгать итә. Алар начар һава шартлары турында кисәттеләр.

Белгечләр хәбәр итүенчә, Башкортстанда тәүлеклек һава температурасы нормадан +7 градуска артачак, алда аномаль эссе һава көтелә. Моннан тыш, Туймазы районында янгын куркынычының бишенче классы игълан ителде.

Коткаручылар гражданнарга организмның артык кызуына һәм зарарсызлануына юл куймаска киңәш итә. Эссе һавада сусауны су, соклар һәм яшел чәй яхшы баса. Урамга яки табигатькә чыкканда кояштан саклану чаралары, баш киеме һәм күзлек турында онытмаска кирәк.

Шуны да искәртеп узабыз: мондый һава торышында балаларны һәм хайваннарны парковкаланган транспорт чараларында калдырырга ярамый.

"Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез! Янган шырпы һәм тәмәкене җиргә ташламагыз һәм кояш кыздырган урында шешә яки пыяла ватыкларын калдырмагыз, алар кояш нурларын фокуслап, кабызгыч линзалар кебек эшли ала", — дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре.

Читайте нас: