Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 Май 2021, 14:56

Коронавирус белән авыручыларга кислород җитешми, ди

Коронавирус белән авыручыларга кислород җитешми, ди

Аллахабадның (Һиндстанның Уттар-Прадеш штатындагы шәһәр. Рәсми рәвештә Праяградж дип атала) Югары суды кислород җитешмәү сәбәпле пациентларның COVID-19дан үлемен җирле властьлар ягыннан геноцид дип атаган.

“Хастаханәгә кислород кайтмау аркасында гына коронавируслы пациентларның үлеме җинаятькә тиң, һәм бу хәл медицина кислороды белән берөзлексез тәэмин итү өчен җаваплы шәхесләр ягыннан геноцид буларак бәяләнә”, – дип билгеләгән суд.

Коронавируслы авырулар саны арту белән бәйле Һиндстан дәваханәләрендә сыек кислород җитешми. Моңа кадәр Һиндстанның Эчке эшләр министрлыгы илдә кислородны бары тик медицина максатларында гына кулланырга рөхсәт итте. Шул ук вакытта ил властьлары имеш тә кислородка мохтаҗлык юк, дип белдерә, аны бары тик бер штаттан икенчесенә китереп өлгермиләр, ди. Һиндстанга Русия, АКШ, Бөекбритания, Франция, Кытай, Евросоюз һәм башка илләр дарулар, медицина корылмалары һәм кислород алыр өчен аппаратлар белән ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.

Һиндстан дөньяда коронавируслы авырулар саны ачыкланган илләр арасында икенче урында тора. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, илдә 20,6миллионнан артык COVID-19 теркәлгән. 16,9 миллионнан артыгы терелгән, коронавирус һәм башка иярчен авырулардан 226 мең кеше үлгән.

Чыганак: ria.ru
Фото: ria.ru
Читайте нас: