Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 апрель 2021, 11:33

ГАИЛӘЛӘРГӘ ҺӘМ БАЛАЛАРГА ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ

ГАИЛӘЛӘРГӘ ҺӘМ БАЛАЛАРГА ДӘҮЛӘТ ЯРДӘМЕ

Федераль Җыелышка традицион Мөрәҗәгатне җиткерү барышында ил Президенты В.В.Путин мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә агымдагы елның августында һәр бала өчен 10 мең сум түләнәчәк, диде. Бу дәүләт ярдәмен булачак беренче сыйныф укучыларына да күрсәтү каралган. “Шулай ук әни яки әти кешеләр ялгызы бала тәрбияләгән, баланың туу турындагы таныклыгында аларның берсе күрсәтелмәгән яки ир белән хатын аерылышкан гаиләләрне дә игътибар үзәгеннән ычкындырмаска кирәк, – диде ул. – 1 июльдән тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькәчә балаларга ил буенча уртача алганда 5600 сум күләмендәге акча ай саен бүленәчәк”.
Ул шулай ук сабые тууын көткән һәм матди кыенлыклар кичергән булачак аналарга да ярдәм итәргә кирәклеген белдерде. “Авыр тормыш хәлендә калган һәм йөклелекнең иртә срокларында ук медицина исәбенә баскан яшь аналарга ил буенча уртача 6350 сум күләмендә айлык түләүләр кертергә тәкъдим итәм”, – диде В.В.Путин.
Моннан тыш, дәүләт җитәкчесе быелдан башлап 7 яшькәчә баланы карау буенча больничный түләүләр эш хакының 100 проценты күләменә җиткерелергә тиеш, дип билгеләде. (ред.)
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: "Башинформ" агентлыгы сайты.
Читайте нас: