Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 апрель 2021, 14:59

Ташкынның иң кискен чоры көтелә

Ташкынның иң кискен чоры көтелә

фада бу атнада язгы ташуның иң кызу чоры көтелә.

Бу хакта республикада язгы ташу хәле буенча брифингта республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Кирилл Первов хәбәр итте.

Ул язгы ташкынның гидропост буенча узуы турында белдерде.

"Башгидромет хәбәр иткәнчә, бу атнада бездә Уфада язгы ташу чорының иң кызу чоры (пик) үтәргә тиеш», — диде ул.

«Әмма без бу күренешкә һава торышының да йогынты ясавын беләбез. Якын көннәрдә синоптиклар вәгъдә иткән салкынлык вәзгыятькә уңай йогынты ясар, һәм пик якындагы ике-өч көндә узар дип өметләнәбез», — дип аңлатты дәүләт комитеты вәкиле.

"Гидрометүзәк" вәкиле Вилора Горохольская сүзләренә караганда, явым-төшемсез уңай һава торышы агымдагы атна уртасына кадәр дәвам итәчәк. Аннары яңгырлар башлана.


Фото: башинформ

Читайте нас: