Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
20 апрель 2021, 14:57

18 көнлек балаларны янгыннан алып чыкканнар

18 көнлек балаларны янгыннан алып чыкканнар

Күптән түгел Стәрлетамакның Октябрь проспектында тугыз катлы йортта янгын чыккан.

Фатирларның берсендә йорт милеге янып киткән. Урынга оператив рәвештә МЧС хезмәткәрләре килгән.

Янгын сүндерүчеләр югары катларда 12 кешене, шул исәптән өч баланы коткара: иң кечкенәләренә әле 18 көнлек кенә булган. Әниләре белән бергә алар 8нче катта ут эчендә калган.

Игезәк кызларның берсен 14нче янгын сүндерү һәм коткару отрядының янгын сүндерү хезмәте башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Илнур Максютов коткарган. Икенче кызны 40нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары, эчке хезмәт капитаны Алексей Евстигнеев алып чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре балаларны табиблар кулына тапшыра. Нәниләрне күзәтү өчен дәваханәгә салалар. Бераздан яңа туган балаларны әти-әниләре белән өйләренә кайтаралар.

Бүген янгын сүндерүчеләр коткарылган балаларны икенче туган көне белән котларга, бүләкләр бирергә һәм ныклы сәламәтлек теләргә килгән.

«Мин алар янына килми һәм аларның сәламәтлеге турында белешми булдыра алмадым. Алар өчен җан атып тордым, борчылдым, хезмәттәшләрем дә хафаланды. Аларның хәле яхшы булуына инандык, чын күңелдән шатландык", - ди Илнур Максютов.

Фото: башинформ
Читайте нас: