Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 апрель 2021, 11:36

Шифаханә яңа сулыш ала

Шифаханә яңа сулыш ала

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Гафури районына эш сәфәре барышында «Красноусол» шифаханәсендә булды, анда ул сәламәтләндерү учреждениесе эше һәм аның яңа проектлары белән танышты.

Предприятие директоры Евгений Волков билгеләп үткәнчә, 2020 елның маеннан башлап ул вахтачылар өчен обсерватор сыйфатында эшләгән. Бу вакыт эчендә 4 300 дән артык кеше карантин үткән.

«Без кунаклар өчен максималь уңайлылык тудырдык, туган көннәрен дә котларга онытмадык. Соңгы вакытта сувенир, шул исәптән бал продукциясе җитештерүне башлап җибәрдек», — дип сөйләде Евгений Волков.

Яңа проектлар арасында "Красноусол"да өлкәннәр һәм балалар өчен зоналар булган ачык һавада бөтенсезонлы бассейн төзүне атарга була. Аны 2021 ел ахырына төзеп бетерергә планлаштыралар. Киләчәктә санаторий территориясендә яңа кунакханә корпусы һәм тау чаңгысы трассасы барлыкка киләчәк.

«Миңа һәрчак «Красноусол» шифаханәсе ошады, узган ел республика шифаханәләре халыкны сәламәтләндерү өчен ябылган иде. Әмма биредә обсерватор ачылу сәбәпле, санаторий тулы көченә эшли башлады. Бу вакыт эчендә табыш ике тапкыр - 50,7 миллион сумга кадәр арткан. Иң мөһиме - коллективны саклап калу. "Красноусол" шифаханәсе пандемия чорыннан соң көчле һәм яңа проектларга әзер. Коронавирус белән бик күп кешеләрнең авыруын исәпкә алып, санаторийда үзләренең тернәкләндерү программаларын эшләгәннәр. Шуңа күрә хәзер без бергәләп халыкны сәламәтләндерү эшен башлыйбыз", - дип билгеләде Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ"

Читайте нас: