Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
19 апрель 2021, 11:30

Матбугатка игътибар артачак

Матбугатка игътибар артачак

"Башкортстан массакүләм мәгълүмат чараларының уникаль үсеш мөмкинлекләре бар”,- диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 17 апрельдә Гафури районында узган “Медиаҗыен” форумында.

Милли массакүләм мәгълүмат чараларының беренче “Медиаҗыен” форумы республиканың 250дән артык республика һәм муниципаль матбугат чаралары редакторларын, журналистларын, блогерларны һәм масс-медиа өлкәсе экспертларын бергә җыйды.

Киңәшмә барышында басмаларның эшчәнлеге мәсьәләләре, милли телдә дөнья күрүче массакүләм мәгълүмат чараларына дәүләт ярдәме күрсәтүнең төп юнәлешләре билгеләнде.

- Сез милли телләрне саклаучылар һәм тапшыручылар,- диде үз чыгышында Башкортстан Башлыгы. - Бу бары тик фәнни категория генә түгел. Бу – безнең республикада яшәүче милләтләрне берләштерүче чара. Бүген моңа аеруча зур игътибар бүләргә тиешбез, ни өчен дигәндә, бик катлаулы заманда яшибез. Минем фикеремчә, Башкортстанда яшәүче халыкларның дус-тату булуы – безнең республиканың иң төп кыйммәте.

Хәбиров әйтүенчә, төбәктә яшәүчеләрнең 70 процент чамасы мәгълүматларны социаль челтәрләр аша ала. Массакүләм мәгълүмат чараларын уңышлы үстерү өчен бүген төрле интернет-мәйданнарда булу мөһим. Республика Башлыгы киләчәктә социаль челтәрләрдә контентны алга җибәрү белән шөгыльләнүче редакцияләр белгечләре өчен укулар оештырырга кирәклеге хакында әйтте.

- Без актив эшләгән җирдә аудиториянең кызыксынуы арта. Бу планда безнең басма һәм электрон басмаларның, телерадиокомпанияләрнең уникаль мөмкинлекләре зур,- диде республика Башлыгы.

Республика басмаларында иҗади инициативаларны үстерү өчен ул ел саен 100 мең сум күләмендә 100 грант булдыруны тәкъдим итте.

Тагын бер мәсьәлә – редакцияләрне кадрлар белән тәэмин итү. Моны хәл итү, нигездә, түләнәчәк хезмәт хакына бәйле. Ә бүген ул төбәктәге уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк. 2022 елда республика хезмәт хакын өстәмә финанслау максатына 74 миллион сум акча бүләчәк, бу тармактагы хезмәт хакын 25 процентка күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, диде республика Башлыгы.

Моннан тыш, 2022 елда республиканың матбугат басмалары урнашкан Матбугат йортына капиталь ремонт үткәрү өчен проект әзерләнәчәк, 2023 елда капиталь ремонт үткәреләчәк.

Чыгышы ахырында республика Башлыгы милли басмалар вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу көнне “Өмет” республика гәзитенең балалар өчен дөнья күрүче “Чаткылар” кушымтасы мөхәррире Алсу Төхвәтуллинага “БРның атказанган матбугат хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Алсу Хәләф кызын чын йөрәктән югары бүләккә лаек булуы белән кайнар котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп эшләвен телибез!

Читайте нас: