Безнең күпмилләтле зур республикабыз халыклары бердәм һәм тату яши. Башкортстан 164 милләт кешеләре белән горурлана. Аларның һәркайсының тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар.
Милли кием теләсә кайсы халык тормышы, тарихы һәм мәдәниятенең аерылгысыз өлеше. Ул үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли ала. Милли киемне гореф-гадәт һәм йолалар кебек үк сакларга кирәк.
16 апрельдә Башкортстан Республикасында милли кием көне билгеләнә. Шушы уңайдан «Яңа көн» район гәзите акциягә кушылырга һәм күпмилләтле халкыбызның тарихына кагылырга һәм аның бер өлешенә әверелергә карар итте.
Акциядә катнашырга теләүчеләр милли киемдә төшкән фоторәсем һәм видеоязмаларны #УфаМКРБ, #УфаРЦНТБ, #ДеньНациональногоКостюма хештеклары белән куя ала. Акция 16 апрельдә тәмамлана.