Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
14 апрель 2021, 14:58

Күпкә китсә, су куркыныч

Күпкә китсә, су куркыныч

Кеше кайгысы кешегә...

Быел ташкын көтелгәннән дә гайрәтлерәк булып чыкты. Ул әле иң актив чорында. Шул сәбәпле, бәлагә тарыган кешеләргә ярдәм иткәндә, коткаручылар гына түгел, гади авыл кешеләре дә кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Кырмыскалы районында яшәүче 32 яшьлек Леонид Михеев шундый олы йөрәкле ир-егетләрнең берсе булып танылды.

«Суның артуын аңлагач та Вязовка, Соловьевка, Александровка авылларын йөреп, кешеләрне кисәтә башладым», — ди волонтер.

Менә бишенче тәүлек инде Леонид Михеев су баскан урыннарда калган кешеләргә ярдәм итә. Ул су яки ризык кына ташымый, аларның гомерләрен коткарырга ярдәм итә. Водитель дусларыннан гади резин көймә алган да, кешеләрне эвакуацияли. Ир-егет күкрәк баласын, 3 һәм 5 яшьлек балаларны, өлкән яшьтәге хатын-кызны куркыныч зонадан чыгарган.

«Берничә рейс ясарга туры килә. Башта трактор белән барабыз, аннары транспорт бармаслык урыннарга җиткәч, көймәләргә күчеп утырабыз. Тәрәзә аша әйберләрне алабыз, кешеләрне дә эвакуацияләргә туры килә», — ди Леонид. Волонтер инде 13 кәҗәне, 2 этне, песиләрне, 6 тәкәне һәм 3 баланы судан коткарган.

Читайте нас: