Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2021, 14:35

Өмә – матур йола

ТөзекләндерүӨмә – матур йола

Предприятие, учреждение һәм оешмаларга беркетелгән территорияләрнең санитария-экология торышын яхшырту максатында районда беренче өмә үтте.

Хезмәт коллективлары төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча гомумреспублика экологик шимбә өмәсендә актив катнашты. Өмә – буыннарны берләштерүче, элек-электән килгән матур йола, бик кирәкле һәм мөһим чара.

Күмәк эшкә муниципаль район хакимияте, сәламәтлек саклау, мәдәният, коммуналь хуҗалык, мәгариф хезмәткәрләре һәм башкалар чыкты. Һәр оешмага эш участогы билгеләнгән иде. Көрәк, тырма, себерке белән коралланып, алар паркларны, җәмәгать оешмалары һәм административ биналар тирәләрен тәртипкә китерде.

Барысы да башкарылган эштән канәгатьләнү һәм күңел күтәренкелеге алды.

Читайте нас: