Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2021, 15:23

Ковидның дүртенче дулкыны башланган

Ковидның дүртенче дулкыны башланган

Һиндстанда коронавирус инфекциясенең дүртенче дулкыны башланган. Ил буенча соңгы тәүлектә 152 мең кешегә ковид диагнозы куелган. Бу – пандемия башланганнан алып рекорд сан.

“Дели ковидның дүртенче дулкыны белән очрашты, – ди ил башкаласының баш министры Арвинд Кеджривал. – Шәһәрдәге хәл борчуга сала. Соңгы тәүлектә башкалада һәм аның читендә яшәүчеләрнең 10 меңендә ковид ачыкланды”.

Дәваханәләрдә урыннар җитмәсә, Делида карантин кертеләчәк, дип белдерде министр. Бүген биредә күп кеше җыела торган чараларга гына чикләү кертелгән.

Һиндстанда ковидтан прививка әлегә 45 яшьтән өлкәннәргә генә ясала. Ә чир йоктыручыларның күбесе – 45тән яшьрәкләр. Шуңа Арвинд Кеджривал халыкка вакцинация ясауга яшь чикләвен алырга тәкъдим итә. Әле бу илдә 55 миллион кешегә, ягъни халыкның 4,2 процентына вакцинация ясалган.

Исегезгә төшерәбез, коронавирус йоктыручылар саны буенча Һиндстан дөньяда өченче урында тора. Анда барлыгы 13,3 миллион кешегә ковид диагнозы куелган. Ә бу чир сәбәпле үлүчеләр исемлегендә әлеге ил дүртенче баскычта тора – биредә 170 мең кешенең гомере өзелгән.

Чыганак: www.kommersant.ru
Фото: southfront.org
Читайте нас: