Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
12 апрель 2021, 15:24

Автомобиль йөртүчеләр игътибарына!

Автомобиль йөртүчеләр игътибарына!

Русиядә автомобильчеләр өчен 1 июньнән яңа штраф гамәлгә керәчәк. Тиешле төзәтмәләргә шушы көннәрдә РФ Эчке эшләр министрлыгында кул куелган.

Быел июнь аеннан башлап Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре автомобильчеләргә сезонга туры килмәгән тәгәрмәчләрдә йөргән өчен штраф сала алачак: мәсәлән, бу җәйге айларда кышкы резинада йөрүче машина йөртүчеләргә кагылачак.

Яңа штраф суммасы 500 сум тәшкил итәчәк. Беркетмәне төзү барышында Дәүләт автоинспекциясе кайсы төбәктә яшәүчеләрне исәпкә алачак, чөнки кыш һәм җәй Русиянең төрле почмакларында төрле вакытта килә. Русия төбәкләре хакимиятләре, һава торышына карап, покрышкаларны алыштыру вакытын озайтырга да мөмкин.

Чыганак: Kp.ru
Фото: Алексей Булатов, kp.ru
Читайте нас: