Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
9 апрель 2021, 15:51

Һәрвакыт булсын иртәгә

Сәламәтлек һәм актив озын гомер елыҺәрвакыт булсын иртәгә

Район китапханәсенең уку залында «Өмет» хатын-кызлар клубы Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышлап «Һәрвакыт булсын иртәгә» дигән темага кичә үткәрде.

Клуб җитәкчесе Альбина Шәрипова җыелучыларны тәбрикләде, барчасына сәламәтлек, шат кәеф, иртәгәсе көнгә ышаныч белән яшәүләрен теләде.

Туклану буенча тренер, сәламәтлек буенча консультант Эльза Бикбаева ничек итеп организмны чыныктыру, озак еллар дәвамында сәламәтлек һәм матурлыкны саклап калу серләре белән уртаклашты. Фәния Нурмиева физик күнекмәләр һәм скандинавча йөрүнең файдасы турында сөйләде. «Азатлык» клубы волонтерлары чарада катнашучылар белән дәртле музыка астында зарядка үткәрде.

Дөрес туклану һәм азык-төлекнең файдалы булуы сәламәтлек өчен зур әһәмияткә ия. Клуб утырышында катнашучылар башкорт милли ашамлыклары пешереп алып килгән. Алар бу ризыкларны әзерләү ысуллары белән бүлеште һәм сәламәтлек өчен файдасы турында сөйләде.

Күтәренке кәеф тудыру һәм ми эшчәнлеген активлаштыру өчен хезмәтләндерү бүлегенең баш китапханәчесе Светлана Галиханова «Барысы да сәламәтлек хакында!» дигән брейн-ринг уены оештырды. Анда катнашкан һәркемгә истәлекле бүләк – блокнот тапшырылды.

Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Аның белән акча да, дәрәҗә дә, дан да тиңләшә алмый. Үзегезне саклагыз һәм озак еллар сәламәт булып калыгыз!

Айгөл СӘЛИМУЛЛИНА,

хезмәтләндерү бүлегенең баш китапханәчесе.

Читайте нас: