Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
7 апрель 2021, 11:52

Чокырга төш тә акча түләт

Чокырга төш тә акча түләт

Уфада яшәүче ир-егет Орджоникидзе районы хакимиятеннән үзенең Mercedes-Benz машинасын ваткан өчен 303 647 сум акча алган.

Башкортстан Югары суды сайтына караганда бу күңелсез хәл 2018 елның 7 октябрендә үк булган.

Элиталы чит ил машинасы белән идарә иткән ир йорт ишегалдындагы зур чокырга барып керә, аның янында коймалар да, кисәтү билгеләре дә, яктырту да булмый. Бәйсез экспертиза автомобильгә китерелгән зыянны 609 832 сум дип бәяләгән. Бу кадәр кыйммәтле ремонт өчен акча түләттерү өчен уфалы район судына мөрәҗәгать иткән, ул аның гаризасын кабул иткән. Әмма Орджоникидзе районы хакимияте Башкортстан Югары Судына апелляциягә биргән һәм ир үзе гаепле дип белдергән. Нәтиҗәдә, Югары суд юлның, чыннан да, коточкыч хәлдә булуы белән килешкән, шуңа күрә район хакимияте китерелгән зыянны өлешчә – 303 647 сум күләмендә түләргә, шулай ук Уфадагы бәйсез экспертиза хезмәтләре өчен 4 980 сум, вәкил хезмәте өчен 8 мең сум күләмендә чыгымнарны капларга, шулай ук дәүләт пошлинасы өчен 6 236 сум күләмендә түләргә тиеш дигән карар чыгарган.


Фото: socportal.info
Читайте нас: