Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2021, 15:19

Талпаннан саклану өчен нишләргә?

Талпаннан саклану өчен нишләргә?

Талпаннар инде уянган һәм кешеләр өчен куркыныч тудыралар. Әйтегезче, талпан энцефалитына каршы прививканы кайчан эшләтергә икән?

Роспотребнадзор идарәсеннән хәбәр итүләренчә, талпаннар тешләү очраклары буенча халык мөрәҗәгате уңаеннан 11 марттан алып атна саен мониторинг оештырылган.

-Иксодлы талпаннар югары хәвеф чыганагы булып тора, чөнки алар кадалганнан соң кеше талпан энцефалиты, иксодлы талпан боррелиозы (Лайм авыру) һ.б. йогышлы авырулар белән чирләргә мөмкин,- диләр ведомствода.

Башкортстан вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик төбәк булып тора. Эпидемиологик мизгелдә талпан кадалу уңаеннан медицина учреждениеләренә 10-20 мең кеше мөрәҗәгать итә. 2020 елда энцефалит белән авырган 14 очрак теркәлгән, 2019 елда 15 мондый очрак булган.

Вакцинацияне кышын яки иртә язда башлау яхшы, бу талпаннар активлашкан мизгелгә кадәр иммунитет барлыкка килеп өлгерсен өчен кирәк. Беренче һәм икенче прививка арасында 5-7 ай интервал булса яхшы. Өченчесен беренчесеннән соң бер ел үткәч ясыйлар. Вакцинацияне һәр өч ел саен кабаттан үткәрү кирәк. Прививка эшләткәннән соң ике атна дәвамында табигатькә чыкмау киңәш ителә.

Ел саен вакцинаны 30 меңнән артык кеше эшләтә. Нигездә, болар – һөнәрләре буенча хәвеф төркеменә керүчеләр һәм эндемик зоналарда яшәүчеләр.

Фото: hvorast.ru
Читайте нас: