Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2021, 14:50

Госпиталь ябыла

Госпиталь ябыла

Авыручылар өчен ничә койка-урын бар?

Уфаның Дим бистәсендәге шәһәр дәваханәсе 1 апрельдән башлап яңа коронавирус инфекциясен йоктырган пациентларны кабул итми. Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин шул хакта белдерде.

«Хәзер дәваханә планга ярашлы эшкә күчәргә әзерләнә, — диде спикер. — Әлеге көндә республикада ковид-чирлеләр өчен койка-урыннарның гомум саны – 1668, 90% тулы».

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сүзләренчә, Уфаның Дим бистәсе дәваханәсе тәүгеләрдән булып ковид-госпиталь юнәлешендә эшли башлады. Койка фондының 30% буш торганлыктан, пациентларны гадәти режимда кабул итү оештырыла.

5 апрельгә Башкортстанда 32 881 коронавирус очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 103 кешегә арткан. Республикада 213 кеше – стационарда, 3 931-е өйдә дәвалана. Дүрт авыруның хәле авыр.

Читайте нас: