Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2021, 15:20

Авылларны урап узу мөһим

Авылларны урап узу мөһим

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика йортында федераль юл агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Роман Новиков белән булган эшлекле очрашуда шушы гади булмаган мәсьәлә турында фикер алышты. Төбәк башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Радий Хәбиров һәм Роман Новиков Илеш районындагы М-7 федераль автомобиль юлы участогын, Исәмәт, Югары Яркәй, Ишкар, Лаяшты торак пунктларын урап узып, реконструкцияләүне тизләтү мөмкинлеге турында сөйләшү алып барылды. Иске магистраль авыл аша уза, шул рәвешле юл-транспорт һәлакәтләренең куркынычын арттыра. Авылларны урап узу юлы әлеге куркынычларны юкка чыгарырга һәм автомобиль юлын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

-60 километр озынлыктагы юл күперләр төзүне таләп итә. Бу чыгымнарны киләчәк бюджетларда нигезләргә кирәк, - диде Росавтодор җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Роман Новиков проект алды тикшерү эшләрен башкаруны тәкъдим итте, хәлне анализлаганнан соң карар кабул итәргә мөмкин булачак.

Чыганак: mgazeta.com
Фото: bestlj.ru
Читайте нас: