Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
5 апрель 2021, 15:41

Андрей Назаров WorldSkills Russia финалы узачак мәйданны карады

Андрей Назаров WorldSkills Russia финалы узачак мәйданны карады

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)” IX милли чемпионаты финалын үткәрү мәйданчыгын карады. Чара өчен Рубежная урамында, "Касторама" гипермаркетыннан ерак түгел Яшь профессионаллар паркы дип аталган урын сайланды.

- Бу бик зур һәм катлаулы чара. Бездә техник һәм юридик килештерүләргә күп вакыт китте. Вакыт күп калмый. Шуңа күрә Уфадагы чемпионат иң югары дәрәҗәдә узсын өчен мобилизацияләнергә кирәк, - диде Андрей Назаров.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, WorldSkills Russia 2021 Милли финалын уздыру өчен Уфада 70 мең квадрат метр тирәсе ябык биналар төзеләчәк, шулай ук "Касторама" гипермаркеты бинасы арендага алыначак. Моннан тыш, мәйданчыкны караганнан соң, биредә конгресс-күргәзмә комплексы төзү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар.

- Башкортстанда, аерым алганда, Уфада андый биналар җитми. Булган комплекс - ВДНХ-Экспо, мәйданы 6 мең квадрат метрдан бераз артыграк, - бу, әлбәттә, җитәрлек түгел. Бүгенге көндә тагын 35-40 мең квадрат метр мәйданга ихтыяҗ бар, - диде Премьер-министр.

Андрей Назаров дүшәмбегә кирәкле барлык исәпләүләрне башкарырга кушты. Шуннан соң чемпионат һәм конгресс-күргәзмә комплексын уздыру өчен конструкцияләр кору буенча соңгы карар кабул ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатны ачу тантанасы 21 июльдә, җиңүчеләрне бүләкләү һәм ябу тантанасы - 25 июльдә узачак. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатының финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары 1 апрельдә башланды.

Фото: pravitelstvorb.ru
Читайте нас: