Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
2 апрель 2021, 15:29

Онытылмас тәэссоратлар алдык

Балалар дөньясында Онытылмас тәэссоратлар алдык

Сезгә сыйныфыбыз белән ничек кинога баруыбыз турында сөйлисем килә. Кечкенә кереш сүз әйтсәм дә, урынлы булыр.

2018 елның кышында республика башкалабызга кинога барырга җыендык. Кызганычка, һава шартлары начар булу сәбәпле, бара алмадык. Икенче тапкыр барырга җыенуыбыз да шулай ук уңышсыз тәмамланды. Ниһаять, быелның мартында кино карый алдык. Ләкин Уфада түгел, ә үзебезнең авыл кинотеатрында.

Режиссер Айнур Әскаров Мостай Кәримнең «Өч таган» повестена нигезләнеп төшергән «Отряд Таганок» фильмын Голливуд фантастикасы түгел, ул коллектив белән карау өчен тәгаенләнгән. Шуңа күрә без кинога бергәләп бардык. Малайларның «Тимур һәм аның командасы» фильмы белән рухланып, үз отрядларын төзүе, хәзерге буын үсмерләре өчен бик яхшы үрнәк булып тора.

Фильмны караганнан соң тәэссоратларыбыз белән уртаклаштык. Күп кенә сыйныфташларым фильм аклы-каралы форматта төшерелгән, аңлаешсыз һәм күңелсез булмас микән дип шикләнгән иде. Чљнки бүгенге яшь тамашачы элекке совет фильмнарының сәнгатьчә кыйммәтен тулысынча аңлап бетерми, шуңа күрә дә чагу, төсле, искиткеч графикалы фильмны күреп, бик гаҗәпләндек. Төп рольләрне башкарган малайларның оста уйнавы да әсир итте.

Икенче көнне сыйныф сәгатендә фильмга карата үз фикерләребез белән уртаклаштык. Алган тәэссоратларыбыз күңелләребездә гомергә сакланыр.

Аделина АКБАШЕВА, укучы.

Лиана ФӘЙЗУЛЛАЕВА фотосы.

Читайте нас: