+1 °С
Болытлы
Республиканың Бакалы районының Нагайбәк авылы янындагы урман читендә бер ирнең һәм хатынның гәүдәләре табыла.
Тикшерүчеләр төркеме шунда ук вакыйга урынына килә. Тикшерү барышында 21 яшьлек кызның һәм 32 яшьлек ирнең яшь гаилә пары икәнлеге ачыклана.
“Тикшерүчеләр фаразы буенча, яшьләр арасына бәхәс чыккан, һәм ир хатынын коралдан атып үтергән. Соңыннан үзенә үзе кул салган”, – диләр Башкортстанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән.
Криминалистлар бу факт буенча җинаять эше ачкан. Әле вакыйга урыны тикшерелә, суд экспертизасы билгеләнгән, шаһитлардан һәм яшьләрне белүчеләрдән сорау алына.