-4 °С
Кар
Язгы кояш көлә күктә,
Эреп ага кар суы.
Чәчкәләр чыкканмы әллә –
Агы, зәңгәр, алсуы...
Чәчкә түгел, битлек икән
Чәчелгән урам буйлап.
Аларны ташлап киткәннәр
Тормаган берни уйлап.
Битсезләр ташлый битлекне
Кеше йөргән сукмакка.
Керми акыл андыйларга
Үгетләп тә, тукмап та.
Гөрләвекләр алып китә
Битлекләрне елгага.
Болай булса, ковид бетмәс,
Киләсе ун елда да.
Илдар ХАФИЗОВ.