Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Общие статьи
25 март 2021, 11:35

Эшлекле әзерлек бара

Чәчүне каршылапЭшлекле әзерлек бара

Район хуҗалыкларында машина ихаталары һәм мастерскойлар көннән-көн җанлана. Аларда техниканы, авыл хуҗалыгы коралларын тәртипкә китерәләр. Вакыт ашыктыра, чөнки язгы кыр эшләре башлануга да күп калмады.

«Флоэма-Агро» җәмгыяте игенчеләре быел 2 мең гектардан артык мәйданда сабан ашлыгы һәм кузаклы культуралар урнаштыруны планлаштыра.

Төзек техника, тагылма һәм асылма эш коралларының җитәрлек булуы – язгы чәчүне уңышлы үткәрүнең мөһим шартларыннан берсе.

Хуҗалык югары җитештерүчәнле «Кировец» К-739 һәм «Беларус-2123» тракторлары сатып алды. Аларның беренчесе механизаторларга тапшырылды да инде. Бу техникада тәҗрибәле игенчеләр Азат Мәүлетов һәм Алик Гарифуллин алмашлап эшләячәк. Бөтен мәйданда язгы чәчү эшләре аларга йөкләтелгән. Язгы кыр эшләрен иң уңай вакытта һәм сыйфатлы үткәрү өчен «AGRATOR» чәчү комплексы сатып алганнар.

Чәчү мәйданнары структурасына безнең якларда сирәк игелүче соя культурасы да кертелгән. Аны туфракка күмдерү өчен чәчкеч белән агрегатланган «Беларус» тракторы кайтарганнар. Бу табышлы күльтураның рәт араларын эшкәртү өчен культиватор да сатып алганнар.

Моңардан тыш, авыл хуҗалыгы машиналары паркы ашлык җыю өчен 32 тонна сыйдырылышлы тагылма бункер белән тулыландырылган. Химик утау һәм ашламалар кертү өчен «Томан-2» агрегаты кайтарылган.

– Эшләр план буенча бара. Графиктан чыкмаска тырышабыз. Әзерлек сызыгына беренче чиратта тракторлар һәм туфракны чәчү алдыннан эшкәртү техникасын куячакбыз. Хуҗалыкта оста куллы кешеләр күп, шуңа күрә ремонт эшләрен үз көчебез белән башкарып чыгачакбыз, – диде җәмгыятьнең агрономы Ралиф Галин.

Читайте нас: