Яңа көн
-1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Общие статьи
23 март 2021, 20:45

Рассадага ни җитми?

Рассадага ни җитми?

Матур гына булып тишелеп чыгып та, күчереп утыртканнан соң помидор, борыч үсентеләренең үсеше тукталырга, яфраклары саргаерга мөмкин. Яшелчә үстерү белән әле шөгыльләнә башлаучылар гына түгел, тәҗрибәле бакчачылар да еш очраша мондый хәлләр белән. Үсентеләргә ничек булышып була икән, берничә очракны карап китик әле.

Яфраклар сулу
Тик торганнан гына үсемлекләрнең яфраклары сулып, корый башлый. Беренче сәбәп – дымның җитәрлек булмавы. Икенчесе – дымның артык күп булуы аркасында туфракның әчелеге артып китү. Беренче очракта тымызык суны мул сибү дә җитә. Ә икенче очракта берәр үсемлекне тамыры белән туфрактан алып карарга кирәк. Тамыры чери башламаганмы? Тамыр системасы яхшы булса, су сибүне туктатабыз, аны яфракларга гына бөркибез. Тамырлар көрән төскә керә башласа, үсемлекләрне яңа туфракка күчереп утыртабыз.
Яфраклар сулуның тагын бер сәбәбе – температураның салкын булуы, тәрәзәдән җил өреп, туфракны суытуы. Тамырларны салкыннан саклар өчен, тәрәзә төбенә пенопласт кисәкләре җәябез. Моның өчен түшәмгә ябыштыра торган пенопласт плиткалар бик кулай. Коры такта да кулланырга мөмкин.

Үсентеләрнең үсеше тукталу
Еш кына пикировкалаганнан соң шулай була. Пикировкалаганда тамырлар артык нык зәгыйфьләнсә, үсемлекләрнең үсеше туктала. Тамыр системасын активлаштыру өчен кибеттән «Эпин», «Корневин» ише стимулятор сатып алып, инструкциясендә язылганча кулланабыз. 2 атнадан тагын бер тапкыр кабатлыйбыз. Гадәти чүпрәне әчетеп сибү дә үсемлекләрне үстереп җибәрә. 100 г чүпрәне 3 литр җылымса һәм баллы суда берничә көн әчетеп, үсемлекләр төбенә сибеп чыгабыз.

Яфраклар саргаю
Әлеге күренеш тә еш кына пикировкалаганнан соң барлыкка килә. Үсемлекләр тамыр бикләгән дә кебек, әмма яфраклары саргаеп, коела башлый. Аеруча кибеттән алган торфлы туфракта үскән үсентеләрдә күзәтелә ул. Сәбәбе – үсемлекләргә туклыклы матдәләр җитми. Кибеттән составында барлык микроэлементлар булган ашлама алып, инструкциядә күрсәтелгәнчә кулланабыз. Ике атнадан кабатлыйбыз.

Кара черек авыруы
Куе чәчелгән, яктылык һәм җылылык җитмәгәндә барлыкка килә торган гөмбә авыруы. Үсемлекнең сабагы төбеннән каралып чери башлый да, төптән сынып та чыга. Мондый хәлне күрүгә үк, авыру үсемлекне юк итегез. Үсемлекләрне сирәкләгез, якты һәм җылырак урынга куеп, су сибүне туктатып торыгыз. Туфракка кыздырып суытылган ком сибеп карарга була. Шулай ук үсемлекләр өстеннән «Фитоспорин» эремәсе бөркиләр.
Кара черек авыруы бер башланса, аны туктатуы кыен. Шуңа күрә иң яхшысы – профилактика. Үсемлекләрне сирәк утыртырга, туфракны артык юешләмәскә, кояшсыз көнне өстәмә яктыртырга.

Үсентеләр сузаеп китсә
Бүлмәдә артык эссе булып, яктылык җитәрлек булмаса, үсентеләр нечкә һәм озын булып үсеп китә. Аеруча помидор шулай тиз буйга сикерүчән. Кайчагында рассаданы зуррак савытларга күчереп утыртып, буйга үсүне тоткарлап була. Күчереп утырткач, бер-ике көн караңгы салкынча урында тотыгыз.
Үсентеләрнең озынаюын булдырмас өчен, аларны якты, ләкин салкынчарак урында үстерәләр.

фото: https://pixabay.com/ru

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/bakcha/rassadaga-ni-itmi

Читайте нас: