Барлык яңалыклар
Общие статьи
22 март 2021, 15:47

Медаль һәм грамота тапшырылды

Волонтерлык хәрәкәтеМедаль һәм грамота тапшырылды

Шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгында #МыВместе Гомумроссия үзара ярдәм акциясен оештыруга керткән өлешләре өчен республика волонтерларын бүләкләү тантанасы үтте.

БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов муниципаль район һәм шәһәрләрнең ирекмәннәр хәрәкәте лидерларына акциянең вәкилләре, оештыручылары һәм партнерларына истәлек медальләре һәм РФ Президентының Мактау грамоталарын тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында «Яшьтәш» үзәгенең педагог-оештыручысы, Кушнаренко районы волонтерлар хәрәкәте кураторы Гүзәл Насыйрова да бар иде.

Аны ихлас күңелдән тәбриклибез, волонтерлык хәрәкәтендә уңышлар телибез.

Читайте нас в