Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
15 март 2021, 09:00

РУСИЯ ТЫНЫЧЛЫК ЯКЛЫ

ОфициальноРУСИЯ ТЫНЫЧЛЫК ЯКЛЫ#ВладимирПутин

Русия Президенты Владимир Путин Әзербайҗан Президенты Илһам Алиев һәм Әрмәнстан премьер-министры Николай Пашинян белән телефон аша сөйләшүләр үткәрде һәм Таулы Карабахтагы хәл турында фикер алышты.

Әзербайҗан һәм Әрмәнстан лидерлары төбәктә Русия тынычлык урнаштыручыларның нәтиҗәле гамәлләренә югары бәя бирделәр, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.


11 һәм 12 мартта узган сөйләшүләрдә "2020 елның 9 ноябрендәге һәм 2021 елның 11 гыйнварындагы өч яклы гаризаларда теркәлгән килешүләрне гамәлгә ашыруның гамәли аспектлары" каралды.

"Утны туктату режимының тайпылышсыз үтәлүе канәгатьләнү белән билгеләнде, ә төбәктәге хәл, тулаем алганда, тотрыклы һәм тыныч кала, - дип хәбәр иттеләр Кремльдә. - Илһам Алиев һәм Николай Пашинян Лачин коридоры буенда да бер-берсенә кушылу линиясендә җәелдерелгән Русия тынычлык урнаштыру контингентының нәтиҗәле гамәлләренә югары бәя бирделәр".

Сөйләшүләрдә, шулай ук, Көньяк Кавказда икътисади һәм транспорт элемтәләрен ачу мәсьәләләре дә каралды. "Бу контекстта өч ил вице-премьерлары рәислегендә эшче төркемнең эшчәнлеге уңай яктан билгеләп үтелде", - дип өстәделәр Кремльдә.

Фото: tass.ru

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/Rusiya-tinichlik-yakli-714656/
Читайте нас: