Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
13 март 2021, 16:06

Хәбиров тәртип урнаштыра

Хәбиров тәртип урнаштыра

Ул шулай ук халык алдында гафу да үтенә.

Башкортстан Башлыгы 2030 елга Башкортстанда торак төзелеше темпларын арттыру планнары турында сөйләде. Ун елдан соң Башкортстанда елына 4 миллион квадрат метр яки һәр кешегә 1әр квадрат метр туры килерлек торак төзеләчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада «ВДНХ-Экспо»да узган «Управдом» төбәк форумында хәбәр итте.
«Әле без бер ярым тапкыр кимрәк төзибез. Шул ук вакытта, Уфадагы кебек, Шота Руставели урамындагы йорт белән бәйле җәнҗаллы хәлләр булмасын өчен шәһәр халкының һәм төзүчеләрнең мәнфәгатьләре арасында баланс табарга кирәк», — диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы сүзләренә караганда, Башкортстанда йортлар күбрәк булган саен, гражданнар өчен торак алу шул кадәр уңайлы булачак. Форумда Радий Хәбиров шулай ук җылыту өчен артык түләүләр темасын да кузгатты. Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, «БашРТС» һәм «Уфа инженерлык челтәрләре» квитанцияләре вакыйгасыннан сабак алырга кирәк. Мондый хәл бүтән кабатланмасын өчен исәпкә алу приборлары белән тәртип урнаштырырга кирәк, диде ул.
"Нигезсез түләүләр алган кешеләр алдында мин шәхсән гафу үтенәм. Хәзер Уфа алдында торган иң төп бурыч – хезмәтләр өчен бәяләрне яңадан исәпләүне ахырына җиткерү», — дип билгеләп үтте Хәбиров.

Читайте нас: