Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
8 март 2021, 23:00

Владимир Путин гүзәл затларны бәйрәм белән котлады

Владимир Путин гүзәл затларны бәйрәм белән котлады

Русия Президенты Владимир Путин ил хатын-кызларын бәйрәм белән котлады.

"Русиянең кадерле гүзәл затлары! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклим! Шатлык, җылылык һәм күңел күтәренкелеге белән тулган бәйрәм белән сезне! Бүген һәр гаиләдә йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләре яңгырый, без аларны әниләребезгә, әбиләребезгә, хатыннарыбызга, сеңелләребезгә, кызларыбызга, хезмәттәшләребезгә әйтәбез.

Бүген медицина хезмәткәрләре булып эшләүче хатын-кызларны аерым котлыйсым килә. Авыр эпидемия шартларында сез һөнәри осталыгыгызны күрсәтеп, җаваплылык белән эшләвегезне дәвам итәсез. Күптән билгеле: сизгерлек һәм игътибарлы мөнәсәбәт дарулар кебек үк кирәк. Һәм сез пациентларыгызга нәкъ менә шул чын хатын-кыз шәфкатьлелеген, рухи ярдәмен күрсәтәсез.

Кадерле хатын-кызларыбыз!

8 Март – мәхәббәт һәм рәхмәт тантанасы көне. Бу матур хис-кичерешләр барыбызны да берләштерә, чын йөрәктән сезне бәйрәм белән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар телим. Сезгә кадерле кешеләрегез белән үзара аңлашу, шатлык өчен сәбәпләр күбрәк булсын. Бәхетле булыгыз" - диелгән котлауда.

Читайте нас: